Шатланыгыз һәм куаныгыз! Күкләрдә сезнең әҗерегез зур булачак. Чѳнки сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләделәр.
Чѳнки пәйгамбәрлек сүзе беркайчан да кеше ихтыярыннан бирелмәде, бәлки кешеләр Аллаһыдан килгән хәбәрне Изге Рухтан рухландырылып сѳйләделәр.
Кайбер хатыннар үлгән якыннарын тере килеш кире алдылар. Бүтәннәре, үледән әйбәтрәк терелүгә ирешү ѳчен, азат ителүдән баш тартып, җәзаландылар.
Кайберәүләрне мыскыл иттеләр, аларны камчы белән кыйнадылар, кайберләренә хәтта богау кигезелде, алар тѳрмәләргә ябылды.