Ә Мин сезгә әйтәм: үзеңә явызлык кылучыга каршы килмә. Уң яңагыңа суккан кешегә сул яңагыңны да куй.
Сез Изге һәм Хак Заттан ваз кичтегез һәм кеше үтерүчене иреккә чыгарырга сорадыгыз.
Ә сез исә ярлыларны мәсхәрәлисез! Сезне җәберләүчеләр һәм хакимнәр алдына сѳйрәүчеләр – байлар түгелмени инде?
Мыскыл ителгән вакытта Ул Үзе мыскыл итмәде; газап чиккәндә янап куркытмады, бәлки Үзен гадел Хѳкем итүчегә тапшырды.