Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә аларны ѳйрәтә башлады һәм әйтте: Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнең язмаларына кадәр бѳтен Изге язмадагы Үзе хакында әйтелгән урыннарны аңлатып бирде. Һәр кѳн Аллаһы Йортында һәм ѳйләрдә Яхшы хәбәрне – Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында сѳйләүләрен һәм ѳйрәтүләрен дәвам иттеләр. Барлык пәйгамбәрләр, Аңа иман итүче һәркем Аның исеме аркылы гѳнаһларының кичерелүен алыр дип, Аның хакында сѳйләделәр, – диде Петер. Паул, гадәттәгечә, гыйбадәтханәгә барды һәм ѳч шимбә рәттән яһүдләр белән Изге язмаларда язылганнар турында әңгәмә корды. Аларга Мәсихнең газап чигәргә һәм үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлатты һәм исбат итте. – Мин сезгә Гайсә хакында вәгазь итәм һәм шушы Гайсә – Мәсих, – диде Паул. Чѳнки ул, Изге язмада язылганнар белән, Гайсәнең Мәсих икәнлеген исбатлап, бѳтен халык алдында яһүдләр сѳйләгән сүзләрнең дѳрес түгеллеген ышандырырлык итеп күрсәтеп бирде. Чѳнки һәрнәрсәдән элек мин үзем кабул иткәнне сезгә тапшырдым, ә иң мѳһиме: Мәсих, Изге язмада язылганча, безнең гѳнаһларыбыз ѳчен үлде,
Выбор основного перевода