Күргән илаһи күренеш турында уйланып торганда, Рух Петергә: – Сине ѳч кеше эзли.
Рух миңа: «Һич тә шикләнмичә алар белән бар», – диде. Хәзер минем янымда торучы бу алты туган да минем белән бергә барды. Без ул кешенең ѳенә килеп җиттек.
Алар ураза тоткан вакытта, Раббыга хезмәт иткәндә Изге Рух: – Минем эшемне башкару ѳчен сайланган Барнабны һәм Шаулны Миңа аерыгыз, – диде.
Мин фәкать шуны беләм: барлык шәһәрләрдә мине богаулар һәм хәсрәт кѳтә. Изге Рух шулай ди.
Ул, безнең янга килеп, Паулның билбавын алды һәм үзенең кул-аякларын бәйләде. – Изге Рух әйтә: Иерусалимдагы яһүдләр бу билбауның иясен менә шулай бәйләячәкләр һәм мәҗүсиләр кулына тапшырачаклар, – диде Һагәб.