Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шәһәрдән алып чыгып, аңа ташлар ата башладылар. Шаһитләр исә үзләренең киемнәрен Шаул исемле бер яшь егет янына куеп тордылар. Шаул исә һаман да, Раббының шәкертләрен үтерергә теләп, аларга яный иде. Ул иң баш руханидан Мин Раббының юлыннан баручыларны үтергәнчегә тикле эзәрлекләдем, ир-атларны да, хатын-кызларны да богаулап зинданнарга ташлаттым. Һәм Иерусалимда мин шулай эшләдем дә: баш руханилардан вәкаләт алып, Аллаһының күп изгеләрен зинданнарга ташлаттым, башкалар аларны үтергәндә мин ризалыгымны белдерә идем. Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йѳреп, күп тапкырлар мин аларны җәзаладым һәм Гайсәгә булган иманнарын инкяр иттерергә тырыштым. Аларга карата ачуым бик кѳчле булганлыктан, андыйларны хәтта чит шәһәрләрдә дә эзәрлекләдем. Чѳнки мин – рәсүлләрнең иң әһәмиятсезе, һәм рәсүл дип аталырга лаеклы да түгелмен, чѳнки Аллаһы бердәмлеген эзәрлекләдем. Сез минем яһүд динендәге элекке яшәү рәвешем хакында ишеттегез инде. Ул чакта мин Аллаһы бердәмлеген аяусыз эзәрлекләдем һәм җимереп бетерергә тырыштым Бар гайрәтем Мәсих бердәмлеген эзәрлекләүгә юнәлгән иде. Ә инде канун таләпләрен үтәү аша булган тәкъвалыкка килгәндә, миңа бәйләнер урын юк иде. элек кѳфер сѳйләүче, эзәрлекләүче һәм дорфа булсам да, Аллаһы миңа шәфкать күрсәтте. Чѳнки Мәсихкә иман итмәгәнгә, ни эшләгәнемне белми идем.
Выбор основного перевода