Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шуңа күрә, барыгыз һәм бѳтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз Газап чиккәннән соң, күп санлы хак дәлилләр белән Ул Үзенең тере икәнен исбат итте, кырык кѳн буена рәсүлләргә күренде һәм Аллаһы Патшалыгы хакында сѳйләде. – Һәркайсыгыз, гѳнаһларыгыз кичерелсен ѳчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исемендә чумдырылу йоласын үтегез, һәм сез Аллаһының бүләген – Изге Рухны кабул итәрсез. Шулай итеп, туганнар, сезгә мәгълүм булсын: Гайсә аркылы сезгә гѳнаһларыгызның кичерелүе игълан ителә. Сез Муса кануны аша аклана алмаган барлык гѳнаһлардан иман итүче һәркем Аның аркылы Аллаһы тарафыннан акланыр. Шулай итеп, туганнар, сезгә мәгълүм булсын: Гайсә аркылы сезгә гѳнаһларыгызның кичерелүе игълан ителә. Сез Муса кануны аша аклана алмаган барлык гѳнаһлардан иман итүче һәркем Аның аркылы Аллаһы тарафыннан акланыр. Паул ѳч ай буе гыйбадәтханәгә йѳреп, тәвәккәллек белән вәгазьләде, әңгәмәләр корып, кешеләрне Аллаһы Патшалыгы турындагы хакыйкатькә инандырырга тырышты.
Выбор основного перевода