Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Раббыбыз! Син бар кешеләрнең йѳрәкләрен беләсең. Яһүд үзенә тиеш булган урынга китте. Ул калдырган бу хезмәт урынын һәм рәсүллекне кабул итү ѳчен Син шушы икәүнең кайсысын сайладың – шуны күрсәт, – дип дога кылдылар. Шуннан соң Петер белән Яхъя самареялеләрнең башларына кулларын куйдылар һәм тегеләр Изге Рухны кабул иттеләр. Һәм Һанани, шул йортка килеп, Шаул ѳстенә кулларын куйды. – Шаул туган! Күзләрең күрә башласын ѳчен һәм сине Изге Рух белән сугарырга дип Раббы – сиңа юлда күренгән Гайсә – мине синең яныңа җибәрде, – диде Һанани. Догалар кылып ураза тотканнан соң пәйгамбәрләр һәм мѳгаллимнәр, Барнаб белән Шаулның башларына кулларын куеп, аларны хезмәт итү ѳчен җибәрделәр. Һәр бердәмлектә баш кешеләрне билгеләделәр һәм, ураза тотып дога кылганнан соң, аларны үзләре дә иман китергән Раббының кулларына тапшырдылар. Ѳлкәннәр сиңа кулларын куйганда, пәйгамбәр сүзе аша бирелгән рухи бүләкне игътибарсыз калдырма. Хезмәткә сайлау билгесе итеп, һичкем ѳстенә ашыгычлык белән кулларыңны куйма һәм башкаларның гѳнаһларына катнашма; үзеңне саф тот. Шул сәбәптән хәтереңә тѳшерәм: кулларымны ѳстеңә куеп алу аша сиңа Аллаһы тарафыннан бирелгән рухи бүләкне үстер.
Выбор основного перевода