Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ә баш руханилар һәм бѳтен Югары киңәшмә, Гайсәне үтертү ѳчен, Аңа каршы ялган шаһитлек табарга тырыштылар. Әмма күп ялган шаһитләр килеп ялганласалар да, бернинди гаеп таба алмадылар. Ниһаять, шаһитлек күрсәтеп, ике кеше чыкты. Алар:– Бу кеше: «Мин Аллаһы Йортын җимереп, ѳч кѳн эчендә яңадан тѳзи алам», – дип әйтте, – диделәр. Иң баш рухани торып, Гайсәгә:– Боларның гаепләүләренә берничек тә җавап кайтармыйсыңмы? – дип әйтте. Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң иң баш рухани Аңа:– Сине тере Аллаһы исеме белән әйтергә ѳндимен, әйт безгә: Син – Мәсих, Аллаһы Улымы? – диде. Гайсә аңа:– Моны син үзең әйттең. Хәтта Мин сезгә әйтәм: Адәм Улының Кодрәт Иясенең уң ягында утыруын һәм күк болытлары ѳстендә килүен күрерсез, – дип әйтте. Шунда иң баш рухани, ѳс киемнәрен ертып:– Кѳферләнү бу! Нигә безгә тагын шаһитләр кирәк? Хәзер генә үзегез кѳфер сүзләрне ишеттегез! Сез нинди карар чыгарасыз? – диде.– Ул гаепле һәм үләргә тиеш, – дип җавап бирделәр калганнар. Ә баш руханилар һәм бѳтен Югары киңәшмә, Гайсәне үлемгә тапшыру ѳчен, Аңа каршы шаһитлек эзләделәр, әмма таба алмадылар. Күпләр Аңа каршы ялган шаһитлек бирделәр, әмма аларның күрсәтмәләре туры килмәде. Шул вакытта мондый ялган шаһитлек бирүчеләр табылды: – Аның: «Мин кеше кулы белән салынган бу Аллаһы Йортын җимерәчәкмен һәм ѳч кѳндә кеше кулы белән эшләнмәгән башкасын тѳзиячәкмен», – дип әйткәнен без ишеттек.
Выбор основного перевода