Һәр игелекле эшегез җимеш китереп, сез Аллаһыны танып белүдә үскәннән-үсә барып, Раббыга лаеклы булып яшәрсез һәм һәрнәрсәдә Аңа яраклы булырсыз, дип дога кылабыз.
Аллаһыны канәгатьләндерү ѳчен ничек яшәргә кирәклеге турында ѳйрәткән идек, һәм сез шул ѳйрәтүләр буенча яшисез. Ә хәзер, имандашлар, без һәммәбез Раббы Гайсәнеке булганга күрә, сездән үтенеп сорыйбыз: тагын да зуррак тырышлыклар куегыз.