Чѳнки безнең беребез дә үзе ѳчен яшәми һәм беребез дә үзе ѳчен үлми.
Әгәр яшибез икән – Раббы ѳчен яшибез, үләбез икән – Раббы ѳчен үләбез. Шуңа күрә, яшибезме яки үләбезме – без һәрвакыт Раббыныкы.
Чѳнки Мәсих нәкъ шуның ѳчен – үлеләр һәм тереләр ѳстеннән Раббы булып хакимлек итү ѳчен үлде дә, терелде дә.
Чѳнки Аллаһы бер, һәм Аллаһы белән кешеләр арасында арадашчы бер, Ул – бар кешеләр котылсын ѳчен Үз тормышын биргән Кеше Мәсих Гайсә: моңа үз вакытында шаһитлек бирелде.