Силас белән Тимуте Македуниядән килгәч, Паул бѳтен вакытын, Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында шаһитлек биреп, яһүдләргә вәгазь сѳйләүгә багышлады.
Әмма Аллаһының мәрхәмәт бүләген гѳнаһ белән чагыштырып булмый. Чѳнки берәүнең гѳнаһы күпләрне үлемгә дучар итә икән, Аллаһының мәрхәмәте дә, бер Кешенең – Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте белән бирелгән бүләк тә күпләр ѳчен чагыштыргысыз дәрәҗәдә зур була.
Суга чумдырылу йоласын үтәп, Мәсих Гайсәгә чумдырылган һәммәбезнең дә Аның үлеменә чумдырылуы турында беләсездер.