Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Иоанна
1 2 3 4 5
Параллельные места
Ә дѳреслек буенча эш итүче, гамәлләренең Аллаһы аркылы эшләнгәнлеге ачык күренсен ѳчен, яктылыкка килә. Сез Аны белмисез, ә Мин Аны беләм. Аны белмим дисәм, сезнең кебек ялганчы булыр идем; әмма Мин Аны беләм һәм Аның сүзен тотам. Үзегезне имансызлар белән бәйләмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкның ни уртаклыгы бар? Яктылык белән караңгылыкның нинди уртаклыгы бар? Кем дә кем: «Мин Аллаһыны таныйм», – ди, әмма Аның әмерләрен үтәми, ул – ялганчы һәм аңарда хакыйкать юк. Кем дә кем үзен яктылыкта дисә, әмма имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул һаман караңгылыкта була. Кем дә кем үзенең туганын ярата икән, ул яктылыкта була, һәм аңарда башкаларны вәсвәсәгә китерүгә урын юк. Ә кем үзенең имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул караңгылыкта була, караңгылыкта йѳри һәм кая баруын белми, чѳнки караңгылык аның күзләрен сукырайткан.
1. Иоанна
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода