Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Иоанна
1 2 3 4 5
Параллельные места
Кияү егетенең кәләше була, ә кияүнең янында тыңлап торучы дусты, аның тавышын ишетеп, шатланып куана. Минем куанычым да шулай тулы. Куанычым сездә булсын һәм сезнең куанычыгыз тулы булсын дип, Мин боларны сезгә сѳйләдем. Моңарчы сез Минем исемем белән бернәрсә дә сорамадыгыз. Сорагыз һәм алырсыз, һәм сезнең куанычыгыз тулы булыр. Балаларым! Боларны сезгә, гѳнаһ кылмагыз, дип язам. Ә инде берәү гѳнаһ кылса, Ата алдында Яклаучы-Юатучыбыз – һәрвакыт дѳрес гамәл итүче Гайсә Мәсих бар. Мин моны сезгә, Аллаһы Улы исеменә иман итүчеләргә, үзегезнең мәңгелек тормышыгыз барлыгын белегез, дип яздым. Сезгә яза торган сүзләрем күп, әмма кәгазьгә кара белән язарга теләмим, бәлки куанычыбыз тулы булсын ѳчен, яныгызга килеп, сезнең белән сѳйләшергә ѳметләнәм.
1. Иоанна
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода