Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Иоанна
1 2 3 4 5
Параллельные места
Иң башта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Аллаһы булган. Сүз иң башта ук Аллаһы белән булган. Аңарда тормыш булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән. Сүз Кеше булды, мәрхәмәт һәм хакыйкать белән тулы булып, безнең арабызда яшәде, һәм без Аның данын, Атаның бердәнбер Улына биргән данын күрдек. Сезгә хак сүз әйтәм: Минем сүземне тыңлаучы һәм Мине Җибәрүчегә иман итүче кеше мәңгелек тормышка ия була. Ул кеше хѳкемгә дучар булмаячак, чѳнки инде үлемнән тормышка күчте. Аннары Томаска:– Бармагыңны монда куй һәм кулларыма кара; кулыңны суз да кабыргаларыма тидер; шикләнеп торма, ышан, – дип әйтте. Без күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сѳйләми булдыра алмыйбыз, – дип җавап бирделәр. Без сезгә Раббыбыз Гайсә Мәсихнең кодрәте һәм Аның килүе хакында сѳйләгәндә, хәйләле риваятьләргә ияреп түгел, бәлки Аның мәһабәтлеген үз күзләребез белән күреп сѳйләдек. Аталар, сезгә язам, чѳнки баштан ук Булучыны сез танып беләсез. Егетләр, сезгә язам, чѳнки сез явыз иблисне җиңдегез. Балаларым, мин сезгә язам, чѳнки сез Атаны танып беләсез. Аталар, мин сезгә язам, чѳнки сез баштан ук Булучыны танып беләсез. Егетләр, мин сезгә язам, чѳнки сез кѳчле, Аллаһы сүзе сездә тора, һәм сез явыз иблисне җиңдегез.
1. Иоанна
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода