Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Иоанна
1 2 3 4 5
Параллельные места
Балаларым, мин сезгә язам, чѳнки сез Атаны танып беләсез. Аталар, мин сезгә язам, чѳнки сез баштан ук Булучыны танып беләсез. Егетләр, мин сезгә язам, чѳнки сез кѳчле, Аллаһы сүзе сездә тора, һәм сез явыз иблисне җиңдегез. Аллаһы Улына иман итүченең үзендә шушы шаһитлек бар. Аллаһыга иман итмәүче Аны ялганчы иткән була, чѳнки Аллаһының Үз Улы хакында биргән шаһитлегенә ышанмады. Һич тә алай түгел! Һәр кеше ялганчы булса да, Аллаһы хак, Үз сүзенә турылыклы. Шуңа күрә, Аның турында Изге язмада язылганча: «Синең сүзләрең хак дип танылыр, һәм хѳкем ителгәндә җиңәрсең».
1. Иоанна
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода