Мәхәббәтне максат итеп, Изге Рухтан килгән сәләтләргә, бигрәк тә пәйгамбәрлек итү сәләтенә ашкыныгыз.
Пәйгамбәрләр дә икәү яки ѳчәү сѳйләсеннәр, ә башкалар сѳйләнелгән буенча фикер йѳртеп, аларга бәя бирсен.
Аллаһының Изге Рухын кайгыга салмагыз, чѳнки сезне йолып алу кѳне ѳчен сугылган мѳһер – нәкъ Ул.
Сезнең ѳчен, имандаш туганнар, Раббының сѳеклеләре, без һәрвакыт Аллаһыга рәхмәтләр әйтергә тиешбез, чѳнки Рухның сезне изге итүе аркылы, хакыйкатькә ышануыгыз аркылы Аллаһы сезне беренче булып котылу ѳчен сайлады.