Гайсә Үз шәкертләренә, һәрвакыт күңелне тѳшермичә дога кылырга кирәклеген күрсәтү ѳчен, гыйбрәтле хикәя сѳйләде:
– Бер шәһәрдә Аллаһыдан курыкмаучы һәм кешеләрне ихтирам итмәүче бер хаким булган.
Шул ук шәһәрдә бер тол хатын яшәгән һәм ул, хаким янына йѳреп: «Мине дошманымнан яклачы», – дип әйтә торган булган.
Әмма хаким озак вакыт тол хатынның дәгъвәсен хәл итәргә теләмәгән. Ә аннары болай дип уйлаган: «Мин Аллаһыдан курыкмасам да, кешеләрне ихтирам итмәсәм дә,
бу тол хатын миңа тынгылык бирмәгәнгә күрә, аның дәгъвасын хәл итим, мине башка ялыктырып йѳрмәсен».
Һәм Раббы әйтте:– Гадел булмаган хакимнең нәрсә әйткәнен ишетәсезме?
Кѳне-тѳне Үзен ярдәмгә чакыручы Үзе сайлаганнарны Аллаһы якламасмыни? Ул түзеп тора алырмы?
Сезгә әйтәм: Ул тоткарланмас, яклар. Әмма Адәм Улы килгәч, җирдә иман табар микән?
Ѳмет итеп сѳенегез, михнәт чигүдә түземле булыгыз, армый-талмый дога кылыгыз.