Ә Мин сезгә әйтәм: үзеңә явызлык кылучыга каршы килмә. Уң яңагыңа суккан кешегә сул яңагыңны да куй.
Ә Мин сезгә әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр ѳчен дога кылыгыз.
Мәхәббәтегез саф булсын; яманлыкны нәфрәт итегез, яхшылыкка ихлас күңелдән бирелгән булыгыз.
Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез, бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз.
Тырышлыгыгызны какшатмагыз, Рух белән янып торыгыз, Раббыга хезмәт итегез.
Ѳмет итеп сѳенегез, михнәт чигүдә түземле булыгыз, армый-талмый дога кылыгыз.
Мохтаҗ булган имандашларыгыз белән үзегезнекен уртаклашыгыз; кунакчыл булыгыз.
Сезне эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха сорагыз; аларга каргыш түгел, бәлки фатиха сорагыз.
Куанучылыр белән бергә куаныгыз, елаучылар белән бергә елагыз.
Бер-берегез белән килешеп яшәгез; тәкәббер булмагыз, бәлки гади кешеләр белән аралашыгыз; үзегезне акыллыга санамагыз.
Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз, киресенчә, барлык кешеләр алдында игелекле булган эшләр эшләргә тырышыгыз.