Иманы зәгыйфь булганны, фикерләр турында бәхәсләшмичә, хуплап кабул итегез.
Без, кѳчлеләр, кѳчсезләрнең йѳкләрен күтәреп йѳрергә тиеш, һәм без үз-үзебезгә ярарга тиеш түгел.
Имандашлар, кем дә булса берәү ниндидер гѳнаһ кылганда тотыла икән, сез, рухлы кешеләр, аны басынкылык белән тѳзәтегез; тик вәсвәсәгә бирелмәс ѳчен һәрберегез үз-үзен дә күзәтсен.
Бер-берегезнең авыр йѳкләрен күтәрешегез һәм шулай итеп Мәсих канунын үтәрсез.