Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Параллельные места
Ә шәкертләр куаныч һәм Изге Рух белән тулы булдылар. Ләкин башка яһүдләр кѳнләштеләр һәм, мәйдандагы юньсез кешеләрне җыеп, шәһәрдә чуалыш чыгардылар. Паул белән Силасны халык алдына алып чыгу ѳчен, Ясун йортына килеп, аларны эзләделәр. Рәсүлләрне тапмагач, Ясунны һәм кайбер башка иман итүче туганнарны шәһәр башлыклары янына сѳйрәп алып килделәр. – Бѳтен җирдә чуалыш чыгарып тынычлыкны бозып йѳрүчеләр монда да килгәннәр, ә Ясун аларны үз йортына кабул иткән. Алар барысы да, кайсарның әмерләренә каршы чыгып, башка берәүне – Гайсәне патша дип исәплиләр, – дип кычкырдылар. Бу сүзләр халыкны һәм шәһәр башлыкларын борчуга салды. Ә Ясунны һәм башкаларны, иреккә чыгу ѳчен билгеләнгән күләмдә акча түләттергәннән соң, кайтарып җибәрделәр. Шул ук тѳнне туганнар Паул белән Силасны Беруя шәһәренә озаттылар. Беруягә килеп җиткәч, Паул белән Силас яһүдләр гыйбадәтханәсенә киттеләр. Шуңа күрә ялварып сорыйм: миннән үрнәк алыгыз. Мин Мәсихтән үрнәк алган кебек, сез дә миннән үрнәк алыгыз. Туганнар, барыгыз да миннән үрнәк алыгыз һәм без күрсәткән үрнәк буенча яшәүчеләргә күз салыгыз. Имандаш туганнар, сез Мәсих Гайсәнең Яһүдиядә урнашкан Аллаһы бердәмлекләре кебек булдыгыз: алар яһүдләрдән җәфа чиккән кебек, сез дә үз милләттәшләрегездән җәфа чиктегез. Шуңа күрә бу ѳйрәтүләрне кире кагучы зат кешеләрне түгел, ә сезгә Үзенең Изге Рухын җибәрүче Аллаһыны кире кага. Безнең үрнәк буенча ничек яшәргә тиеш икәнегезне үзегез беләсез. Без сезнең арагызда яшәгәндә ялкауланмадык. Сорарга хакыбыз булмаган ѳчен түгел, ә сез ияреп эшләсен ѳчен, сезгә шулай үрнәк күрсәттек.
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода