Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Параллельные места
Чѳнки яһүд булмаганнарны Аллаһыга буйсынучан итү ѳчен, Мәсих минем аша гамәл кылганнардан башка нәрсәләр хакында һичнәрсә сѳйләргә батырчылык итмәм. Ул боларны сүз һәм эш белән, галәмәтләр һәм могҗизалар кѳче ярдәмендә, Аллаһы Рухының кодрәте белән башкарды. Мин Иерусалимнан Иллүрикүн ѳлкәсенә кадәр йѳреп, Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрне тулысынча җиткердем. Иманыгыз кешеләр акылына түгел, бәлки Аллаһы кодрәтенә нигезләнсен ѳчен, сүзем һәм вәгазем кеше акылының ышандырырлык сүзләренә түгел, бәлки Аллаһы Рухының кодрәтен исбатлауга нигезләнгән иде. Иманыгыз кешеләр акылына түгел, бәлки Аллаһы кодрәтенә нигезләнсен ѳчен, сүзем һәм вәгазем кеше акылының ышандырырлык сүзләренә түгел, бәлки Аллаһы Рухының кодрәтен исбатлауга нигезләнгән иде. Чѳнки Аллаһы Патшалыгы сүздә түгел, бәлки кѳчтә. мин моны, алар мәхәббәттә берләшеп, күңелләре күтәрелсен һәм тѳшенү алып килә торган ышануның тулы байлыгына ия булсыннар ѳчен эшлим. Шул рәвешчә алар Аллаһының серен – Мәсихне белерләр. Киресенчә, Яхшы хәбәрне тарату эшен ышанып тапшырырга Аллаһы безне лаеклы дип тапкан, шуңа күрә без Аның ихтыяры буенча сѳйлибез. Сѳйләгәндә, кешеләргә түгел, ә йѳрәкләребезне сынаучы Аллаһыга ярарга тырышабыз. Сезне шулай нык яратканга күрә Аллаһының Яхшы хәбәрен җиткерү генә түгел, сезнең ѳчен җаннарыбызны бирергә әзер идек. Чѳнки безнең ѳчен шундый кадерле булдыгыз. Имандаш туганнар, эшебезне һәм авыр хезмәтебезне хәтерлисез бит. Сезгә Аллаһының Яхшы хәбәрен сѳйләгәндә, берегезгә дә йѳк булмас ѳчен, кѳне-тѳне эшләдек. Сез Раббыбыз Гайсә Мәсихнең шѳһрәтенә ирешсен ѳчен, без сѳйләгән Яхшы хәбәр аркылы Аллаһы сезне сайлады һәм шушы котылуга чакырды. Безнең үрнәк буенча ничек яшәргә тиеш икәнегезне үзегез беләсез. Без сезнең арагызда яшәгәндә ялкауланмадык.
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода