Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Параллельные места
Шуннан соң Паул Дербигә, ә аннары Лустрага килде. Анда Тимуте атлы бер шәкерт бар иде. Аның анасы яһүд, ул да улы кебек үк Гайсәгә иман итүче, ә атасы грек иде. Рәсүлләр, Амфиполис һәм Апуллуния шәһәрләре аша үтеп, Тессалуникә шәһәренә килделәр. Анда яһүдләр гыйбадәтханәсе бар иде. Паул, гадәттәгечә, гыйбадәтханәгә барды һәм ѳч шимбә рәттән яһүдләр белән Изге язмаларда язылганнар турында әңгәмә корды. Аларга Мәсихнең газап чигәргә һәм үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлатты һәм исбат итте. – Мин сезгә Гайсә хакында вәгазь итәм һәм шушы Гайсә – Мәсих, – диде Паул. Яһүдләрнең кайберләре, шулай ук Аллаһыны хѳрмәт итә торган бик күп греклар һәм күп кенә күренекле хатын-кызлар иман китерделәр һәм Паул белән Силаска кушылдылар. Ләкин башка яһүдләр кѳнләштеләр һәм, мәйдандагы юньсез кешеләрне җыеп, шәһәрдә чуалыш чыгардылар. Паул белән Силасны халык алдына алып чыгу ѳчен, Ясун йортына килеп, аларны эзләделәр. Рәсүлләрне тапмагач, Ясунны һәм кайбер башка иман итүче туганнарны шәһәр башлыклары янына сѳйрәп алып килделәр. – Бѳтен җирдә чуалыш чыгарып тынычлыкны бозып йѳрүчеләр монда да килгәннәр, ә Ясун аларны үз йортына кабул иткән. Алар барысы да, кайсарның әмерләренә каршы чыгып, башка берәүне – Гайсәне патша дип исәплиләр, – дип кычкырдылар. Бу сүзләр халыкны һәм шәһәр башлыкларын борчуга салды. Ә Ясунны һәм башкаларны, иреккә чыгу ѳчен билгеләнгән күләмдә акча түләттергәннән соң, кайтарып җибәрделәр. Шул ук тѳнне туганнар Паул белән Силасны Беруя шәһәренә озаттылар. Беруягә килеп җиткәч, Паул белән Силас яһүдләр гыйбадәтханәсенә киттеләр. Аллаһының Рим шәһәрендә яшәүче барлык сѳеклеләренә, изгеләр булырга чакырылганнарга: Атабыз Аллаһыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын. Чѳнки мин, Силас һәм Тимуте сезгә игълан иткән Аллаһы Улы Гайсә Мәсих бер үк вакытта «әйе» һәм «юк» булмады. Киресенчә, Аңарда һәрвакыт «әйе» генә була. Сезгә Атабыз Аллаһыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын. Имандаш туганнар, сез Мәсих Гайсәнең Яһүдиядә урнашкан Аллаһы бердәмлекләре кебек булдыгыз: алар яһүдләрдән җәфа чиккән кебек, сез дә үз милләттәшләрегездән җәфа чиктегез. Паулдан, Силастан һәм Тимутедән Тессалуникәдәге иман итүчеләр бердәмлегенә, Атабыз Аллаһы һәм Раббы Гайсә Мәсих ѳммәтенә сәлам. Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода