Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Параллельные места
Яһүдләрнең кайберләре, шулай ук Аллаһыны хѳрмәт итә торган бик күп греклар һәм күп кенә күренекле хатын-кызлар иман китерделәр һәм Паул белән Силаска кушылдылар. Менә һәрвакыт булачак ѳч нәрсә: иман, ѳмет һәм мәхәббәт. Ә мәхәббәт аларның иң бѳеге. чѳнки Мәсих Гайсәгә иманыгыз һәм барлык изгеләргә булган мәхәббәтегез турында ишеттек. Иманыбызның һәм мәхәббәтегезнең сәбәбе – сезнең ѳчен күкләрдә саклап тотыла торган ѳмет. Бу ѳмет турында сез элек Яхшы хәбәрнең хак сүзендә ишеткән идегез. Ә хәзер Тимуте Тессалуникәдән кайтты һәм безгә иманыгыз һәм мәхәббәтегез хакындагы куанычлы хәбәрне җиткерде. Безне яхшы уйлар белән искә алуыгыз, без дә сезне бик нык күрергә теләгәндәй, сезнең дә безне күрергә теләвегез турында әйтте. Без һәрвакыт сезнең ѳчен Аллаһыга рәхмәтләр әйтергә тиеш, имандаш туганнар. Һәм шулай эшләү – дѳрес, чѳнки сезнең иманыгыз нык үсә, һәркайсыгызның бер-берегезгә карата булган мәхәббәте арта бара. Шуңа күрә, без һәрвакыт сезнең ѳчен дога кылабыз, Аллаһыбыз сезне Үзе чакырган тормыш юлына лаеклы итсен, һәр яхшы ниятне һәм иман эшен Үзенең кѳче белән тѳгәлләсен, дип сорыйбыз. Раббы сезнең йѳрәкләрегезне Аллаһының мәхәббәтенә һәм Мәсих бирә торган түземлелеккә юнәлтсен. Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә, имандашларыгызга ярдәм кылганыгыз вә ярдәм кылуны дәвам итүегез аша Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак. Иман белән дә шулай ук. Әгәр дә иман, үзенә лаеклы гамәлләр белән бергә булмыйча, үзе генә булса, ул үле.
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода