Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Параллельные места
Шушы сүзләрне әйткәч, рәсүлләрнең күз алдында Гайсә күккә күтәрелде һәм болыт Аны аларның алдыннан алып китте. Гайсәнең күтәрелүен күзәтеп, күккә текәлеп карап торганда, кинәт рәсүлләр янында актан киенгән ике ир заты пәйда булды. – Гәлиләя ирләре! Ник сез күккә текәлеп карап торасыз? Сезнең яныгыздан күккә ашкан бу Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, яңадан шул ук рәвешле киләчәк, – диделәр алар. Әмма Аллаһы, үлем богауларын ѳзеп, Гайсәне үледән терелтте, чѳнки үлем Аны тотып кала алмады. Чѳнки Аллаһы галәмне гадел хѳкем итү кѳнен билгеләде. Ул Үзе билгеләгән Зат аша хѳкем итәр. Ул Затны үледән терелтеп, Аллаһы моны һәркемгә исбат итте. Шуңа күрә, хәзер, Аның түгелгән каны белән акланган дип игълан ителгәнгә, Аның аркылы Аллаһының ачуыннан без тагын да ныграк котылачакбыз. Чѳнки хезмәтегезнең җитешмәгән җирләрен җиткерү ѳчен, үз гомерен куркыныч астына куеп, Мәсих эше ѳчен ул аздан гына үлми калды. Раббыбыз Гайсә килгәндә, сез – Аның алдында безнең ѳчен ѳмет, шатлык һәм мактау таҗы бит. Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештәнең һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Раббы Үзе тѳшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр. Чѳнки Аллаһы безне ачуга дучар булу ѳчен түгел, ә Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы котылу кабул итүебез ѳчен билгеләде. Шул ук вакытта бѳек Аллаһы һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең шѳһрәте килүенә куанычлы ѳметебез бар. Әгәр һәммә нәрсә шулай таркалачак икән, ул чакта сез нинди кеше булырга тиеш соң? Сез Аллаһының кѳнен кѳткәндә һәм ул кѳннең тизрәк килүе ѳчен тырышканда, тормышыгыз изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк. Ул кѳнне күк янып таркалачак һәм кызулыктан күк җисемнәре эреп бетәчәк.
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода