Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Откровение
Параллельные места
Петер йортка кергәндә Кѳрнили аның каршысына чыкты һәм Петернең аяклары алдына тезләнеп сәҗдә кылды. – Тор, мин дә кеше бит, – диде Петер һәм аны торгызды. Бу китапта, тиздән нәрсә булырга тиешлеген Үзенең колларына күрсәтер ѳчен, Аллаһы тарафыннан Гайсә Мәсихкә бирелгән ачылыш. Ул аны Үзенең фәрештәсе аркылы җибәреп, колы Яхъяга ачып күрсәтте. Яхъя Аллаһы сүзе һәм Гайсә Мәсих күрсәтеп сѳйләгәннәр хакында, үзе күргән һәммә нәрсә турында шаһитлек бирә. Мин, сезнең белән бергә Гайсә ѳчен газап чигүләрне, Патшалыкны һәм сабырлыкны уртаклашучы имандашыгыз Яхъя, Аллаһы сүзе һәм Гайсә хакында шаһитлек иткәнем ѳчен, Патмос дип аталган утрауда булдым.
Откровение
Выбор основного перевода