Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Откровение
Параллельные места
Иминлек бирүче Аллаһы шайтанны тиздән аякларыгыз астында изәчәк. Раббыбыз Гайсәнең мәрхәмәте сезнең белән булсын! Тынычлык чыганагы Раббы Үзе сезгә һәрвакыт һәм һәр эштә иминлек бирсен. Раббы барыгыз белән дә булсын. Хәзер мине җиңүче бүләге – хаклык таҗы кѳтә. Раббы, гадел Хѳкем кылучы, миңа аны соңгы кѳндә бирәчәк. Һәм миңа гына түгел, бәлки Аның килүен сагынып кѳтүчеләрнең барсына да бирәчәк. Чѳнки, Изге язмада язылганча, «Инде күп калмады, һәм килергә тиешле Зат озак кѳттерми киләчәк. Яхъя Аллаһы сүзе һәм Гайсә Мәсих күрсәтеп сѳйләгәннәр хакында, үзе күргән һәммә нәрсә турында шаһитлек бирә. Менә, Ул болытлар ѳстендә килә, Һәм Аны һәркем күрер. Аны чәнчегән кешеләр дә Аны күрәчәкләр. Җирдәге барлык халыклар Аның ѳчен үкереп елаячаклар. Әйе, амин. Шуңа күрә, тәүбә ит. Югыйсә, тиздән яныңа килермен һәм авызымнан чыккан кылыч белән аларга каршы кѳрәшермен. Тиздән киләм: таҗыңны һичкем тартып алмасын ѳчен, үзеңдә булганны нык тот. «Менә, тиздән киләчәкмен! Бу китапның пәйгамбәрлек сүзләрен үтәүче бәхетле». «Менә, тиздән киләм! Һәркемгә үз эшләренә карата бирер ѳчен, әҗерне Үзем белән алып киләм.
Откровение
Выбор основного перевода