Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Откровение
Параллельные места
Явызлык кылучыларның Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячакларын белмисезме әллә? Алданмагыз: азгыннар, потка табынучылар, зиначылар, җенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән җенси мѳнәсәбәткә керүче ирләр, караклар, комсызлар, эчкечеләр, яман теллеләр, талаучылар – берсе дә Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар. «Этләрдән» сакланыгыз! Яманлык кылучылардан сакланыгыз! Дѳрес булмаган сѳннәтләүне таләп итүчеләрдән сакланыгыз! Әмма куркакларның, тугры булмаганнарның, әшәкеләрнең, кеше үтерүчеләрнең, фәхешлек кылучыларның, сихерчеләрнең, потка табынучыларның, барлык ялганчыларның ѳлеше ут һәм күкерт белән ялкынланып торган күлдә. Бу – икенче үлем». Шәһәргә һичбер шакшы әйбер, әшәкелек эшләүче һәм ялганчы кермәячәк, фәкать исемнәре Бәрәннең Тормыш китабында язылганнар гына керәчәк.
Откровение
Выбор основного перевода