Сынаучы иблис, Аның янына килеп:– Әгәр Син Аллаһы Улы булсаң, бу ташлар икмәк булсыннар, дип боер, – диде.
Шуннан соң Гайсә аңа әйтте:– Кара аны, берәүгә дә сѳйләмә, ә руханига барып үзеңне күрсәт һәм терелүеңне исбатлау билгесе итеп Муса кануны буенча таләп ителгән бүләкне тәкъдим ит.
– Аллаһы Улы, Сиңа бездән нәрсә кирәк? Син монда безне вакытыннан элек җәфаларга килдеңме? – дип кычкырдылар алар.
Эчләрендә шакшы рухлар булганнар да, Аны күрү белән, каршына йѳзтүбән егылып:– Син – Аллаһы Улы! – дип кычкырдылар.
– И, насаралы Гайсә, Сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин Синең кем икәнеңне беләм. Син – Аллаһының Изгесе, – дип кычкырды.