Минем бар сынауларымда сез һаман Минем белән кала бирдегез.
Күңеле газапланганлыктан, Ул аеруча тырышып дога кылды; Аның тире җиргә тамган кан тамчылары кебек булды.]
Мин һәр кѳнне сезнең белән бергә Аллаһы Йортында булдым һәм сез Миңа кул күтәрмәдегез; ә хәзер – сезнең вакыт, караңгылык хакимлек итә.
Сезнең белән күп сѳйләшмәм инде, чѳнки бу дѳньяның мирзасы килә. Аның Миндә һичнәрсәсе юк.
Безнең Баш Руханиебыз безнең җитешмәгән якларыбызны аңламаучы, безгә теләктәшлек итә белмәүче Зат түгел. Ул безнең кебек үк сыналды, ләкин һич кенә дә гѳнаһ кылмады.