Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
«Менә Мин сайлаган Минем Хезмәтчем,Минем сѳеклем, Минем җанымның шатлыгы.Мин Аны Үземнең Рухым белән сугарырмын,һәм Ул Минем хѳкемемне халыкларга игълан итәр. Гайсә Яхъядан килгәннәргә болай дип җавап бирде:– Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сѳйләгез: сукырлар янә күрә, аксаклар йѳри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелтелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә. Җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү ѳчен мәңгелек Яхшы хәбәре булган, югары күктә очып барган башка фәрештәне күрдем.
Выбор основного перевода