Чѳнки Аллаһының хѳкем итә башлау вакыты җитте. Иң элек Ул үзенекеләрен хѳкем итәчәк. Бу бездән башланса, Аллаһының Яхшы хәбәренә итагать итмәгәннәрнең ахыры ничек булыр? Изге язмада язылганча:
Сезнең мәхәббәт мәҗлесләрегездә алар – пычрак таплар: вѳҗдансызланып сыйланалар. Алар – үзләре хакында гына кайгыртучы кѳтүчеләр. Алар – җил куып йѳрткән яңгырсыз болытлар. Алар – бѳтенләй үлгән, тамыры белән кубарылган, кѳзен җимеш бирми торган агачлар.