Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Пилат бернәрсә дә эшли алмавын, хәтта чуалыш чыгу мѳмкинлеген күреп, су китерергә кушты һәм халык алдында кулларын юды.– Бу Кешенең үлемендә минем гаебем юк, моңа сез җаваплы! – диде ул. – Әмма ни начарлык эшләгән соң Ул? – диде Пилат.Ләкин алар тагын да кѳчлерәк тавыш белән:– Аны хачка кадакла! – дип кычкырдылар. – Без бу Кешене халкыбызны аздыручы дип таптык. Ул Үзен Мәсих, Патша дип атый һәм кайсарга салым түләүне тыя, – дип гаепли башладылар. Пилат исә баш руханиларга һәм халык тѳркеменә:– Мин бу Кешене гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде. Пилат Аннан:– Нәрсә ул – хакыйкать? – дип сорады.Шуннан соң ул яңадан яһүдләр янына чыгып:– Мин Аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде. – Пилат, янә чыгып, халыкка әйтте:– Карагыз, Аңарда бернинди гаеп тапмавымны белдерү ѳчен Аны сезнең янга чыгарам.
Выбор основного перевода