Чѳнки Раббы безгә: «Синең аша котылу Җирнең читләренә кадәр Барып җитсен дип, Мин Сине башка халыкларга Яктылык итеп куйдым», – дигән әмер бирде.
Алар Мәсихнең газап чигәргә тиешлеген һәм беренче булып үледән тереләчәген, яһүд халкына һәм башка халыкларга яктылык турындагы хәбәр игълан итәчәген әйткәннәр иде, – диде Паул.
Бу таш ѳстенә егылган һәркем челпәрәмә киләчәк, ә ул таш кемнең дә булса ѳстенә тѳшсә, аны сытачак.
Ни ѳчен? Чѳнки аны, иман белән түгел, бәлки, эш-гамәлләр белән ирешергә мѳмкин дип, канун гамәлләре аша эзләде. Алар ташка абындылар.
без исә хачка кадакланган Мәсих турында игълан итәбез, ә бу – яһүдләр ѳчен абыну ташы, греклар ѳчен – акылсызлык.
Берәүләр ѳчен без – һәлакәткә илтүче үлем исе, ә башкалар ѳчен – тереклек бирүче тормышның хуш исе. Кем мондый эшкә сәләтле соң?
Шулай итеп, Ул сезнең ѳчен, иман итүчеләр ѳчен, кыйммәтле Таш, ә ышанмаучылар ѳчен «Тѳзүчеләр яраксыз дип кире каккан таш Иң мѳһим почмак ташы булды».