Ханна, нәкъ шул вакытта, алар янына килеп, Аллаһыга шѳкрана кылды һәм Иерусалимның азат ителүен кѳтеп торучы кешеләрнең барысына да Бала хакында сѳйләде.
Югары киңәшмәдә Яһүдия җирендәге Ариматай шәһәреннән Йосыф исемле бер кеше бар иде. Ул, Киңәшмә әгъзасы булса да, анда чыгарылган карарны һәм бу эшне хупламады. Ул игелекле һәм тәкъва булып, Аллаһы Патшалыгы килүен кѳтә иде.