Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Караңгыда һәм үлем шәүләсендә утырганнарга яктылык бирү ѳчен,Аякларыбызны тынычлык юлына юнәлтү ѳченкиләчәк Ул. Ә Ул Зәйтүн тавыннан тѳшә торган юлга якынлашкач, күп санлы шәкертләре шатланышып, кѳчле тавыш белән, үзләре күргән барлык кодрәтле могҗизалар ѳчен:– Патша, Раббы исеме белән Килүче мѳбарәк!Күктә – тынычлык, югарыда – данлау! –дип, Аллаһыны данлый башладылар. Шуңа күрә, без иман белән акланган, дип игълан ителеп, Раббыбыз Гайсә Мәсих аша Аллаһы белән безнең арада татулык мѳнәсәбәте урнаша. Ул, Мәсихтә тормышка ашырырга карар кылган нияте буенча, безгә Үз ихтыярының яшерен максатын белдерде. Чѳнки Мәсих безгә татулык алып килде, Ул яһүдләрне һәм яһүд булмаганнарны да бер итте, Үз тәне белән аларны аерып торучы дошманлык киртәсен җимерде. Шулай итеп, сезгә, Аллаһыдан ерактагыларга, шулай ук Аллаһыга якын булганнарга да Мәсих килеп, татулык турында Яхшы хәбәр игълан итте. Чѳнки Аллаһы Үзенең игелекле ихтыяры белән, эш итү ѳчен, сездә теләк һәм сәләт тудыра.
Выбор основного перевода