әмма синең энең үлгән иде, ә хәзер терелде, югалган иде – табылды, менә шуңа күрә шатланып күңел ачарга кирәк».
Сез яман эшләрегез һәм гѳнаһларыгыз аркасында үле идегез.
Әмма чиксез шәфкатьле Аллаһы безгә Үзенең бѳек мәхәббәтен күрсәтте:
«Йоклаучы, уян! Үледән терел! Һәм Мәсих сине балкытыр», – дип әйтелгән.
Сез гѳнаһларыгыз аркасында һәм яһүд булмаган ѳчен үлек булганда, Аллаһы сезне Аның белән бергә терелтте һәм барлык гѳнаһларыбызны кичерде.
Ә кәеф-сафага бирелгән тол хатын, яшәсә дә, ул инде үле.
Сәрдәйс бердәмлегенең фәрештәсенә яз: «Аллаһының җиде рухы һәм җиде йолдызы булган Зат болай дип әйтә: Синең эшләреңне беләм; син тере исемен йѳртәсең, әмма син үле.