Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шулай итеп, Мине кешеләр алдында икърар иткән кешене Мин дә Күктәге Атам алдында икърар итәрмен. Кем бу иманы булмаган һәм гѳнаһлы кешеләр арасында Миннән һәм Минем сүзләремнән гарьләнә, Үзенең изге фәрештәләре белән Атасының балкып торган шѳһрәте белән килгән вакытта, Адәм Улы да ул кешедән гарьләнер. Кем Миннән һәм Минем сүзләремнән гарьләнә, Адәм Улы да Үзенең балкып торган шѳһрәте белән, Атаның һәм изге фәрештәләрнең даны белән килгән вакытта ул кешедән гарьләнер. Әгәр түзәбез икән, Аның белән патшалык та итәрбез; Әгәр Аннан баш тартсак, Ул да бездән баш тартыр. Аллаһының Улын инкяр итүче һичкемнең Аллаһы Ата белән мѳгамәләсе юк. Аллаһының Улын икърар итүченең исә Ата белән дә мѳгамәләсе бар.
Выбор основного перевода