Әмма сез хәзинәне күктә җыегыз: анда аны кѳя дә тапамый, ул тутыкмый да, караклар да кереп аны урлап чыкмый.
Милкегезне сатыгыз да ярлыларга сәдака ѳләшегез. Үзегезгә тузмый торган янчыклар әзерләгез, күктә һич тә кимеми торган хәзинә туплагыз, анда карак та тия алмас, кѳя дә тѳшмәс.
Бу дѳньядагы байларны кисәт: алар тәкәбберләнмәсеннәр һәм ышанычсыз байлыкка түгел, бәлки хозурлану ѳчен безгә һәрнәрсәне мул итеп бирүче Аллаһыга ѳмет багласыннар.
Шул рәвешчә, чын тормышка ирешү ѳчен, киләчәккә нигез булырлык хәзинә тупларлар.