Әмма үзенең иптәшен рәнҗетүче, Мусаны этеп җибәреп: «Сине безнең ѳстән башлык һәм хѳкем кылучы итеп кем билгеләде?
Әй, син, башкаларны хѳкем итүче адәм, үзеңне аклап һичнәрсә әйтә алмыйсың; чѳнки башкаларның эшләрен хѳкем итүең белән үзеңне дә хѳкем итәсең, син үзең дә шул ук эшләрне эшлисең бит.
Әй, син, адәм, андый гамәл кылучыларны хѳкем итәсең, ә үзең шул ук эшләрне эшлисең! Әллә син Аллаһы хѳкеменнән качып котылырмын дип уйлыйсыңмы?