Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шуны аңлагыз: йорт хуҗасы каракның тѳнлә белән кайсы сәгатьтә киләсен белсә, ул йокламаган булыр иде һәм аңа үз йортына керергә ирек бирмәгән булыр иде. Чѳнки сез үзегез бик яхшы беләсез: Раббы кѳне, тѳнлә белән карак кергәндәге кебек, кѳтмәгәндә килеп җитәчәк. Әмма Раббы кѳне якынлаша! Карак кѳтмәгәндә кергән кебек, Раббы да шулай киләчәк. Күкләр кѳчле дѳмбердәгән тавыш астында юкка чыгачак; күк җисемнәре утта янып таркалачак; җир ѳстендәге һәммә нәрсә фаш ителәчәк. Шуңа күрә, нәрсә кабул кылганыңны, нәрсә ишеткәнеңне исеңә тѳшер, аны үтә һәм тәүбә ит. Әгәр инде уяу тормасаң, Мин, карак кебек, кѳтмәгәндә килермен һәм кайсы сәгатьтә килүемне син белмәссең. «Менә карак кебек кѳтмәгәндә киләм: ялангач йѳрмәс ѳчен һәм хурлыгын кешеләр күрмәсен ѳчен уяу торучы һәм киемнәрен саклаучы кеше бәхетле!»
Выбор основного перевода