Кешеләр, нәрсә булды икән, дип, шул урынга киттеләр. Алар Гайсә булган җиргә килеп җиткәндә, эченнән җеннәре чыккан кешенең Гайсә янында киенгән һәм акылына килгән хәлдә утыруын күреп, куркып калдылар.
– Мин – яһүд кешесе, – диде ул. – Киликиянең Тарс шәһәрендә тудым, Иерусалимда тәрбияләндем. Гәмәлиилнең шәкерте булып, аталар канунына җентекләп ѳйрәтелдем. Мин дә, сезнең һәммәгез кебек үк, Аллаһыга бик нык бирелгән кеше.