21
Шул вакыт Гайсә, Изге Рух белән шатланып әйтте:– Әй, Атам, күк һәм җирнең Хуҗасы. Бу эшләрне зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирүең ѳчен Сиңа шѳкрана итәм. Әйе, Атам, шулай эшләүне Син яхшы дип таптың!
Шул вакытта Гайсә әйтте:– Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы! Зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшерелгәнне балаларга ачып бирүең ѳчен Сиңа шѳкрана итәм!
Имандашлар, исегезгә тѳшерегез әле, Аллаһы сезне чакырган вакытта сез кем идегез? Сезнең кайберләрегез генә кешеләрнең үз үлчәме буенча акыллы, кодрәтле, беразыгыз гына затлы нәселдән иде.
Ә без белдергән Яхшы хәбәр яшерелгән булса, ул бары тик һәлак булучылар ѳчен генә яшерелгән.