– Кайгы сиңа, Хоразин! Кайгы сиңа, Бәйтсайда! Әгәр сездә эшләнгән могҗизалар Тур һәм Сидун шәһәрләрендә күрсәтелгән булса, алар күптән инде тупас киемнәр киеп һәм кѳлгә утырып тәүбә итәрләр иде.
Әй, Кәпәрнаум, әллә сине күккә кадәр күтәрерләр дип уйлыйсыңмы? Юк, үлем патшалыгына кадәр тѳшерелерсең. Әгәр синдә эшләнгән могҗизалар Сәдүмдә эшләнсә, ул хәзерге кѳнгә кадәр торган булыр иде.