Мине Җибәрүче Минем белән. Атам Мине ялгыз калдырмады, чѳнки Мин һәрвакыт Ул теләгән эшләрне генә эшлим.
– Мине яратсагыз, Минем әмерләремне үтәрсез.
Кем дә кем: «Мин Аллаһыны таныйм», – ди, әмма Аның әмерләрен үтәми, ул – ялганчы һәм аңарда хакыйкать юк.
Әмма шуның белән бергә бу әмер яңа да: аның хакыйкате Мәсихтә ачылды һәм сез аны танып беләсез, чѳнки караңгылык кире чигенә, хакыйкый яктылык инде балкый.
Һәм Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел,