Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3
Параллельные места
Ул җитәкче исә бер гаепсез, бер генә хатынның ире, тотнаклы, тѳпле, әдәпле, кунакчыл, ѳйрәтергә сәләтле булырга, эчкече, сугыш чукмары түгел, бәлки йомшак күңелле, татулык сѳюче, байлык җыярга яратмаучы булырга, үз гаиләсе белән оста идарә итүче, балаларын бѳтен хѳрмәт белән, күндәм итеп тәрбияләүче булырга тиеш. Әгәр үз йорты белән идарә итә белмәсә, ул Аллаһы бердәмлеге турында ничек кайгырта алыр соң? Тәкәбберләнеп, иблис тѳшкән хѳкемгә тѳшмәс ѳчен, әле генә иман китергән булырга тиеш түгел. Шелтәгә һәм иблис тозагына тѳшмәс ѳчен, чит кешеләр арасында да ул абруйлы булырга тиеш. Раббы колы исә бәхәсләшергә тиеш түгел, әмма һәммәсенә дә ягымлы булырга, оста итеп ѳйрәтүче һәм сабыр булырга, ѳйрәтүләргә карышучыларга басынкылык белән үгет-нәсыйхәт бирергә тиеш. Бәлки Аллаһы аларга хакыйкатьне танып белүгә алып килә торган тәүбә бирер, бәлки алар акылга утырырлар һәм иблис үзенең ихтыярын үтәсеннәр ѳчен эләктергән тозактан котылып калырлар.
1 2 3
Выбор основного перевода