Аллаһы алдында кешене авызына кергән нәрсә түгел, ә авызыннан чыккан нәрсә пычрата.
Әмма Раббы аңа әйтте:– Әйе, сез, фарисейләр, савыт-сабагызның тышкы ягын чистартасыз, ә үзегезнең эчегез комсызлык һәм явызлык белән тулы.
Савыт-сабаларыгызда булганны фәкыйрьләргә ѳләшегез; шул чакта сезнең ѳчен һәрнәрсә пакь булыр.
Мин Раббы Гайсәгә иман иткәнгә, һичнәрсә дә үзеннән-үзе хәрәм түгел, дип инанам. Ә кем берәр нәрсәне хәрәм дип уйласа, шул нәрсә аның ѳчен хәрәм була.
Ризык аркасында Аллаһының эшен җимермә: һәр ризык саф, әмма кеше ашаган ризык башка берәүне вәсвәсәгә тѳшерсә, бу яхшы түгел.
Аларга риваятьләргә һәм очсыз-кырыйсыз шәҗәрәләргә игътибар итмәскә куш. Чѳнки болар бәхәсләр генә тудыра һәм Аллаһы ниятенең алга китүенә ярдәм итми, ә Аллаһы нияте иман аркылы эш итә.