Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3
Параллельные места
Ул, Мәсихтә тормышка ашырырга карар кылган нияте буенча, безгә Үз ихтыярының яшерен максатын белдерде. Аның бу нияте исә моннан гыйбарәт: билгеләнгән вакыт җиткәч, күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү. Киресенчә, Яхшы хәбәрне тарату эшен ышанып тапшырырга Аллаһы безне лаеклы дип тапкан, шуңа күрә без Аның ихтыяры буенча сѳйлибез. Сѳйләгәндә, кешеләргә түгел, ә йѳрәкләребезне сынаучы Аллаһыга ярарга тырышабыз. Коткаручыбыз Аллаһы һәм ѳметебез Мәсих Гайсәнең әмере буенча Мәсих Гайсә рәсүле Паулдан Миңа ышанып тапшырылган мѳбарәк Аллаһының даны турындагы Яхшы хәбәрдә шулай ѳйрәтелә. хәзер исә аны Коткаручыбыз Мәсих Гайсәнең килүе аша күрсәткән. Ә Мәсих Гайсә үлемне юкка чыгарган һәм, Яхшы хәбәр аркылы, тормыш вә үлемсезлекне ирешә алырлык иткән. урлашмасыннар, бәлки үзләренең һәрнәрсәдә чыннан да тугры булуларын күрсәтсеннәр. Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматы кешеләрнең игътибарын бар нәрсәдә үзенә җәлеп итә торган булсын ѳчен, аларга боларны эшләү кирәк.
1 2 3
Выбор основного перевода