Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3
Параллельные места
Шулай итеп, ялган пәйгамбәрләрне җимешләренә карап танырсыз. Күк Патшалыгына Миңа: «Раббым! Раббым!» – дип әйтүче һәркем түгел, ә Күктәге Атам ихтыярын үтәүче генә керәчәк. Менә шул вакытта Мин аларга: «Сезне, явызлык кылучыларны, Мин һичкайчан белмәдем, китегез янымнан!» – дип җавап кайтарырмын. Тышкы яктан иман тотучы булып күренерләр, ә иман тотуның кѳчен инкяр итәрләр. Андыйлардан ерак тор. Бу хатыннар исә һәрвакыт ѳйрәнәләр, әмма беркайчан да хакыйкатьне аңлауга ирешә алмыйлар. Янис һәм Ямбрис Мусага каршы килгән кебек, бозык акыллы һәм иманда файдасыз булган бу кешеләр шулай ук хакыйкатькә каршы киләләр. Кем дә кем: «Мин Аллаһыны таныйм», – ди, әмма Аның әмерләрен үтәми, ул – ялганчы һәм аңарда хакыйкать юк.
1 2 3
Выбор основного перевода