Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Римлянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Антиухеядәге иман итүчеләр бердәмлегендә Барнаб, Шимун (аны тагын Нигер дип тә атыйлар), күриниле Луки, ѳлкә идарәчесе Һируд белән бергә тәрбияләнгән Манаин һәм Шаул исемле пәйгамбәрләр, мѳгаллимнәр бар иде. Шуннан соң Паул Дербигә, ә аннары Лустрага килде. Анда Тимуте атлы бер шәкерт бар иде. Аның анасы яһүд, ул да улы кебек үк Гайсәгә иман итүче, ә атасы грек иде. Ләкин башка яһүдләр кѳнләштеләр һәм, мәйдандагы юньсез кешеләрне җыеп, шәһәрдә чуалыш чыгардылар. Паул белән Силасны халык алдына алып чыгу ѳчен, Ясун йортына килеп, аларны эзләделәр. Аны Пур улы беруяле Сопатыр, тессалуникәлеләрдән Аристарх һәм Сикүнди, дербиле Гәй, шулай ук Тимуте һәм асиялеләр Тухик белән Трофим озата бардылар. Минем белән бергә тѳрмәдә булган кардәш-ыруларым Андроник вә Юниягә сәлам әйтегез. Рәсүлләр арасында алар киң танылган һәм Мәсихкә миннән алда иман китергән. Кардәш-ыруым Һирудиунга сәлам әйтегез. Нәркис ѳеннән булганнарның Раббыга иман итүчеләренә сәлам диегез.
К Римлянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Выбор основного перевода