Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Римлянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Ул анда Әкүл атлы бер яһүдне һәм аның Прискиллә исемле хатынын очратты. Кләүди кайсар барлык яһүдләргә Римнан китәргә әмер биргәнгә күрә чыгышы белән Понт шәһәреннән булган Әкүл күптән түгел хатыны белән Италиядән килгән иде. Паул алар янына барды. Паул, тагын шактый гына кѳннәр Кѳринттә булганнан соң, туганнар белән хушлашып, су юлы белән Суриягә китте. Прискиллә һәм Әкүл дә аның белән киттеләр. Юлга чыгар алдыннан, нәзер биргәнгә күрә, Паул Кенхерәйдә чәчен алдырды. Ул гыйбадәтханәдә бик кыю сѳйләде. Прискиллә белән Әкүл, Апуллусның сѳйләгәннәрен ишетеп, аны үзләре янына чакырып алдылар һәм Аллаһы юлы турында тулырак аңлаттылар.
К Римлянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Выбор основного перевода